Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

Яңалык

"Киң колачлы язучы"

Рабит Батулла- язучы, драматург, публицист, сатирик. Ул романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр авторы. Аның каләме астында Габдулла Тукай турында тарихи драма, «Сөембикә» романы, татар мәдәнияте эшлеклеләре турында күп санлы хикәяләр һәм мәкаләләр чыга. 2006 елда «Сөембикә» романы өчен Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Күкчә авыл китапханәсендә язучының юбилеена китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче авторның әсәрләре буенча күзәтү үткәрде.

«Ач, шигърият серләреңне»

Бөтендөнья шигърият көне ел саен 21 мартта билгеләп үтелә торган һәм 1999 елда ЮНЕСКО конференциясендә расланган бәйрәм. Бөтендөнья шигърият көне кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән кычкырып уку үткәрделәр. Чарада балалар шигърият тарихын ишеттеләр, яраткан язучыларының шигырьләрен укыдылар, татар һәм рус язучыларының әсәрләре, XX гасыр рус шагыйрьләре иҗаты белән таныштылар. Әңгәмәдә катнашучылар шулай ук үзләренең шигырьләрен дә укыдылар.

“Театр яктылыкка нурга илтә”

Театр борынгыдан ук кешелек үсеше тарихында аерым урында тора, ул теге яки бу вакыт чорының мәдәни дәрәҗәсен, кыйммәтләрен, традицияләрен һәм гадәтләрен чагылдыра. Театр һәм мәдәният хезмәткәре көненә багышлап Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен презентация күрсәттеләр һәм сәхнә артистлары турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында балаларны «театр», «режиссер» төшенчәләре белән таныштырдылар. Шулай ук балалар театрның төрле төрләрен, мәсәлән, курчак, драма, опера һәм балет театрын, яшь тамаша

«Оча торган татар»

Дөньякүләм танылган балет остасы Рудольф Нуриевның тууына 85 ел тулуга (1938-1993) мәдәният хезмәткәрләре аның иҗатына багышланган презентация күрсәттеләр. Алар артистның тормыш юлын сөйләделәр. Шулай ук балалар аның авыр балачагы, ничек ул үзенә һөнәр сайлавы турында белделәр. Аның Ленинград балет мәктәбендә укуы турында китаптан укыдылар. Рудольф Нуриевның иҗади эшчәнлеге Киров опера һәм балет театры сәхнәсендә башлана. Китапханә фондыннан дөнья балеты легендасы турында китаплар балаларга тормышы һәм иҗ

"Син законны беләсеңме?"

Балигъ булмаганнар арасында хокукый культураның гомуми дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук бозуларны профилактикалау, шулай ук закон ярдәмендә үз хокукларын яклый белүне формалаштыру кысаларында мәдәният хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате турында сөйләп үтелде, шулай ук административ хокук бозулар, урлаулар, җәмәгать урыннарында әдәпсез нотык өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Шулай ук балалар, балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукый һәм

"Лаборатория игротехники"

22 февраль көнне Күкчә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре «Лаборатория игротехники» темасына өстәл уеннары буенча мастер-класс уздырды. Шахмат уены - иң иске һәм иң популяр өстәл уеннарының берсе булып санала. Чара барышында китапханәче шахматка өйрәнү буенча китаплар белән таныштырды, лабораториядә катнашучылар өстәл уеннары тарихы белән таныштылар, өстәл уеннары нидән гыйбарәт һәм уен мотивациясенең нәрсә икәнен белделәр, уеннарның нигезләрен үзләштерделәр. Чара танышу формасында узды һәм шахмат

“Фатих ага Хөснидән кыйммәтле күчтәнәч”

Күкчә авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Фатих ага Хөснидән кыйммәтле күчтәнәч” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Әлеге чарада Фатих Хөснинең “Татар карчыклары”, “Кабак” хикәяләреннән өзекләр күрсәтелде, “Сөйләнмәгән хикәя”, “Венеция” хикәяләре укылды. Шулай ук Фатих Хөсни сүзләренә язылган җыр башкарылды. Кичә барышында Фатих Хөснинең туган авылы Мәтәскәнең таб

«Әминә Бикчәнтәеваның кызыклы китабы белән сыйланыйк».

Балалар шагыйре һәм язучы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсе «Әминә Бикчәнтәеваның кызыклы китабы белән сыйланыйк» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яшь укучылар язучының биографиясе, аның игелеккә өндәүче шигырьләре белән таныштылар.Бикчәнтәеваның шигырьләре туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияли. Шулай ук язучының шигырьләрен кычкырып укулар оештырылды.

«Җомга көн кич белән»

Татар язучысы, Г.Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премиясе лауреаты Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан 17 гыйнварда Күкчә авылы китапханәсендә «Җомга көн кич белән» дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды һәм язучының иҗатына багышлап китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар, шулай ук аның китапханәдә булган төрле еллардагы әсәрләре тәкъдим ителде. Автор хикәяләр, очерклар, фельетоннар, мәкаләләр яза. Соңрак Гыйләҗевнең яраткан җанры повест

«Хәкимҗан Халиковның китап киштәсе»

Күкчә авылы китапханәсендә Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Хәкимҗан Халиковнаның китап киштәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, балалар шигырьләр укыды. Хәкимҗан Халиков балалар өчен табышмаклар, җырлар, әкиятләр яза. Язучының табигатькә сакчыл караш, яхшылык турында шигырьләре күп.

«Гөлшат Зәйнашеваның җырлы поэзиясе»

Гөлшат Зәйнашева - җыр жанрында актив эшләүче шагыйрә. Нәкъ менә бу жанрда аның лирик сәләте һәм иҗат үзенчәлекләре нык ачыла. Күбесенчә мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлек темаларына язылган лирик шигырьләре - халык гадилеге, ритмик төзелеш, эмоциональ бөтенлеге һәм музыкаль яңгыраш белән аерылып тора. Г. Зәйнашеваның шигъри иҗаты һәрвакыт музыка эшлеклеләренең игътибарын җәлеп итте. Татар шагыйре, ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә «

«Илдар Юзеев – мәхәббәт һәм романтика җырчысы»

Татарстанның халык шагыйре, драматург, ТРның һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә «Илдар Юзеев – мәхәббәт һәм романтика җырчысы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Илдар Гафурович Юзеев укучыларның киң даирәсенә билгеле. Ул - шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче, 30 дан артык китап авторы. Аның моңлы поэзиясе композиторларны бүгенге көнгә кадәр халыкта җырлана торган җырлар тудыруга илһамландырды. Юбилей көне уңаеннан укучылар китапханәдә Илдар

"Бәхет чәчәге аның туган ягында"

21 декабрь көнне Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тула. Хәсәнов Мәхмүт Максудович (1927-1990) – күренекле прозаик, драматург, актер, публицист. Ул вакыт сулышын тоеп һәм аны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра алды. Кеше - табигать мөнәсәбәтләре аның иҗатында аерым урын алып тора. Ул зур саллы әсәрләр, пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр яза. 21 декабрьдә Кукчә авылы китапханәсендә “Бәхет чәчәге туган ягында» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, шулай ук язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен дә

"Әхсән Баян эзләреннән-ак хыялларга"

Әхсән Баян-татар язучысы, шагыйрь, драматург, егермедән артык шигырь җыентыгы авторы. Аның иҗаты ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лаеклы урын алып тора. Кукчә авыл китапханәсендә язучыга 95 яшь тулу уңаеннан «Әхсән Баян эзләренән - ак хыялларг» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Ә.Баян тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм шагыйрьнең иң танылган шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде. А. Баянов үз иҗатында замандашларының хас сыйфатларын, романтик хислә

"Толерантность - дорога к дружбе"

Толерантлык - сүзе нәрсә ул? Без бу сүзне еш ишетәбез. Дөньяда якынча 7 миллиард кеше яши һәм алар барысы да бер – берсеннән аермалы, башкалар кебек түгел. Шулай итеп, күп төрле кешеләр булган дөньяда ничек яшәргә? Ничек мөнәсәбәтләр төзергә? Күп фәннәр арасында кеше өчен мөһим булган бер фән бар. Бу аралашу фәне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы фән. Кукчә авыл китапханәсендә Толерантлык көненә «Толерантлык – дуслыкка юл» дип исемләнгән танып-белү сәгатендә шул хакта сөйләштеләр.

"Йөрәк җылымны бүләк итәм"

Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Йөрәк җылымны бүләк итәм» дип исемләнгән тематик кичә узды. Әниләр сүзе безнең тормышыбызда иң беренче һәм иң бөек сүз. Без алардан үрнәк алабыз, мәхәббәт, кайгырту, җаваплылык, хөрмәт тәрбиялибез. Бүген безнең авыл клубына оста, хезмәт сөючән әниләр һәм әбиләр җыелды. Әлеге чарада әниләр, гармунчыларыбыз Нуриман Сабирҗанов Һәм Рафыйк Халиуллин белән үзләренең яшь вакыттагы жырларын искә төшерделәр. Шулай ук алар махсус хәрби операц

"Балачак рәсемнәре"

Кукчә авыл китапханәсендә «Балачак рәсемнәре» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара патриотик аң формалаштыру, Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү өчен үткәрелде. Корылган әңгәмә барышында китапханәче укучыларга патриотизм турында сөйләде, балаларны Ватаныбыз белән таныштырды, аның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, символлары турында сөйләде. Шулай ук Россиянең башкаласы — Мәскәү, һәм илнең башка шәһәрләре белән таныштырды.

«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы»

Ел саен үткәрелә торган Гомумроссия «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе 24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Акциянең максаты - авылны төзекләндерү, яшелләндерү, төбәкнең табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Акциянең һәр көнендә узучы чараларның үз тематикасы бар. Күкчә авылы китапханәсенең актив укучылары, алар - «Тылсымлы сүзләр» клубы берләшмәсенә йөрүчеләр, экологик чарада катнашып, чишмә территориясен бергәләп чүптән арындырып, тәртипкә китерде.

«Коррупция как глобальная проблема современности»

Коррупциягә каршы көрәш акциясе кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы эшчәнлекнең хокукый, этик һәм әхлакый аспектларына багышланган «Коррупция как глобальная проблема современности» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырдылар. Алар китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр үткәрделәр, анда коррупция проблемасына багышланган китаплар, брошюралар тәкъдим ителде. Аннан соң балалар үз сүзләре белән коррупция нәрсә ул дигән сорауга җавап бирделәр. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре укучыларны бу

"Яшь программист"

Күкчә мәдәният хезмәткәрләре компьютер технологияләренә багышланган «Яшь программист» дигән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар мондый сорауларга җавап эзләделәр: “Цифрлы культура нәрсә ул?”, “Ул кайда барлыкка килә һәм бармы?”, “XXI гасыр культурасы чыннан да санлымы?”, “Санлы технология сәнгатькә, көндәлек тормышка ничек тәэсир итте?” һ.б. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны «компьютер технологияләре» белән таныштырдылар һәм компьютерда эшләү дәресләре бирделәр. Чара ахырында балалар бүләкләргә и