Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

Мастер класс “Ковровая вышивка”

Күкчә авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча мастер класс үткәрелде. Чарада балалар келәмле чигү ысулларына өйрәнделәр. Келәмле чигү - кул эшенең уникаль төре, ул хәзерге вакытта үзенең икенче тууын кичерә һәм яшьләр арасында аеруча популярлаша бара. Катнашучылар үз эшләрен элмәк техникасы белән башкардылар. Бу чигү ысулы келәм энәсе ярдәмендә: җепне кирегә таба элмәк ясалып тукыма аша этеп чыгару. Һәркем төрле стильдә һәм интерпретацияләрдә эшләнмәләр булдыра алды. Дәрестә балалар милли бизәкле келәмнәр ясау буенча күнекмәләр алдылар.