Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

Әдәби сәяхәт үткәрелде

Безнең тылсымлы, ягымлы дустыбыз буларак, китап безне гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга алып керә, җир һәм космос турында, туган илебездәге һәм башка илдәге балалар тормышы турында сөйли, күренекле кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен без акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була барабыз.

25 нче гыйнвар көнне Шәтке авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “Китаплы балачак илендә” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Балаларны китапханә һәм китаплар белән таныштырдык. Китапны дөрес уку серләренә төшендердек. Балалар рәхәтләнеп шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, яңа китап битләрен карадылар, әкияти сорауларга, табышмакларга  җавап бирделәр.