Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

Тематик өстәл ясалды

22 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасында нәшер ителүче “Татарстан яшьләре” газетасының чыгарыла башлавына 100 ел тулды. Шул уңайдан, Шәтке авылы китапханәсендә “Татарстан яшьләренә 100 ел” дип исемләнгән тематик өстәл ясалды. Әле өстәлдәге материаллардан китапханәгә йөрүчеләр газетаның тарихы һәм бүгенгесе белән таныша алалар.