Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

“ТАССР төзелүгә 100 ел”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  2020 нче елны Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Аны бәйрәм итү турындагы указны Владимир Путин имзалады. ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Шәтке авыл китапханәсендә “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән тематик күргәзмә  ясалды.  Әлеге күргәзмәгә  Татарстан тарихы турында китаплар, альбомнар урнаштырылды.