Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Ислам дине йолалары"

    Ислам дине Россия дәүләтчелеге һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Башка диннәр белән беррәттән, ислам дине милләтара тынычлыкны саклауга, милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

5 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә "Хак  динебез туры  юлга өнди, Иман булсын яшәү мәгънәбез!” дигән темага тарихи сәгат үткәрелде. Анда Идел буе Болгар дәүләтенең тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү, мөселман традицияләре турында электрон презентация күрсәтелде. Укучылар игътибарына Идел буе Болгар дәүләте тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Укучылар шулай ук "Ислам дине йолалары" китап күргәзмәсе белән таныштырылдылар.