Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым”

  2 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә актив китап укучылар өчен  “Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым” дигән темага әдәби сәяхәтүткәрелде. Китапханәче  тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Соңыннан  балалар китапханә  буйлап сәяхәт иттеләр. Алар китапханәнең яраткан  әдәби геройларын табу, буш вакытларын кызыклы итеп  үткәрү урыны икәненә инандылар.