Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Шигърият дөньясында”

Ел саен  21 март көнне- Бөтендөнья шигърият көне буларак билгеләп үтелә. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Шул уңайдан Сауш авыл китапханәсендә “Шигърият дөньясында”  дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарада шигърият сөючеләр  бу көннең барлыкка килү тарихы турында белделәр, яраткан шагыйрьләре турында сөйләп, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында әдәби викторина үткәрелде.