Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез»

  2023 елның 1 февраленнән 14 февраленә кадәр Сауш авыл китапханәсендә        “Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» акциясе узды. Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яратып укыган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. 28 данәдәге әлеге китаплар  үз укучысын табар дип ышанасы килә. Бүләк ителгән китаплар арасында «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, кулинария китаплары, татар классиклары китаплары, балалар әдәбияты һ.б.