Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлына”

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлына” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Интеллектуаль уен барышында балалар үзара көч сынаштылар. Чара ахырында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.