Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Карга боткасы»

14 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде. Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Шушы бәйрәмгә карты-яше, бала-чагасы - барысы да җыелды. Төрле ярмалардан зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән үрелеп барды. Эчтәлекле һәм күнелле узган  бәйрәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.