Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Мәңге сулмас яз гөле сез, әни, апа, сеңелләр"

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.  Бәйрәм хөрмәтенә Казаклар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Мәңге сулмас яз гөле сез, әни, апа, сеңелләр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе әгъзалары чакырылды. Кичә кунаклары яшь чакларына кайткан кебек булдылар. Алар шигырьләр тыңладылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Чара аналарның бердәнбер теләге - илләребез имин булсын иде дигән теләк теләп, догалар укып тәмамланды. Бәйрәмгә “Яз гөле сез, гүзәл хатын – кызлар”" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.