Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

Яңалык

"Җырым белән җиңдем дошманны"

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде.

«Сугыш чоры хатирәләре»

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

"Талантлы каләм иясе”

Разил Вәлиевка 75 яшь тулу уңаеннан "Талантлы каләм иясе" дип исемләнгән әдәби сәгать.

«Талантлы нечкә күңелле шагыйрь»

Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Талантлы нечкә күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.

"Табигатьне саклыйк"

19 сентябрьдә -" Без табигать баласы" исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

Китап күргәзмәсе эшләнде

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, “Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Түгәрәк өстәл үткәрелде

21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән туган тел көне уңаеннан "Көчле дә ул, байда, ягымлы да - туган тел" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Әдәби сәгать үткәрделәр

15 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән, язучы Мәхмүд Мәксудның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Өлкән әдипләребез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде

5 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән укытучылар көненә багышланган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде

Россия көне

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә викторина үткәрелде

Шигырь бәйрәме

15 феараль Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе "Кояшкай" балалар бакчасында, тәрбиячеләр белән берлектә шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме уткәрделәр.