Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Җәй күрке чәчәкләр"

17 август көнне укучыларыбыз өчен “Җәй күрке – чәчәкләр” дип аталучы мәгълүмати танып-белү сәгате оештырдык. Чараның максаты укучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрне киңәйтү, чәчәкләргә карата кызыксыну уяту; туган табигатьне сакларга, аңа карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга өйрәтү иде. Әлеге чарада балаларга чәчәкләрнең төрлелеге, аларны үстерү серләре турында сөйләдек. Балалар барлык кешеләрнең дә табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешлеге турында белделәр.