Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Җәй китап белән күңелле"

Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 5 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" исемле җәйге уку программасы эшләде.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.