Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тарихлардан килгән хакыйкать"

Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 10 июнь көнне Югары Кибәхуҗа  мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган " Тарихлардан килгән хакыйкать " дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең  дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне  арттыру.