Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Табын түрендә-милли ризыклар"

Зәвыклы милли киемнәр, моңлы җырлар белән безнең горурланырлыгыбыз бар. Алар – безнең ядкаребез. Шулар арасында татар халкының милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Менә шуны истә тотып Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре 18 май көнне “Табын түрендә –милли ризыклар” исеме астында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары белән очрашу кичәсе оештырды . Чарада татар халкының милли ризыклар пешерү серләре белән уртаклаштык.