Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Җиңү кайтавазы мәңгелек"

Бу Җиңү – 20 гасырның иң зур вакыйгасы. Ватан өчен башларын салган каһарманнарыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас! 7- май көнне, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә, мәктәп, авыл җирлеге белән берлектә,  Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрелде. Кунакларыбыз үзләренең авыр балачак  хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары тәкъдим иткән концерт программасы карадылар. Соңыннан обелискка веноклар салынды.