Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Язлар безгә җиңү китерде"

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын  һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар.  Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Сугыш чоры балалары хезмәткәрләрне шатланып каршы алды. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.