Верхнекибякозинская сельская библиотека - филиал № 9

"Без Тукай оныклары"

24 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан  "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.