"Әбиемнең серле сандыгы"
2022 ел - Халык сәнгате һәм Россия халыкларының мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичә уздырды. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, - ди халык. Әлеге кичә халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны балаларга җиткерү, җыр-биюләр һәм уеннар аша татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан оештырылды.