Шармашинская сельская библиотека - филиал № 21

Күңелемнең бер өлеше син, авылым!"

Шармыш авылында «Күңелемнең бер өлеше син, авылым!" исемле туган якны өйрәнү калейдоскобы узды. Казан делегациясе өчен мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның тарихи урыннары буйлап экскурсия үткәрде. Кунаклар Шармыш авылының барлыкка килү тарихы, үткәне һәм бүгенгесе турында белделәр. Авыл исеме (Машаның шары) турында риваять ишеттеләр. Аннары кунаклар П. Г. Пятницкий проекты буенча төзелгән ике престоллы Введенка чиркәвендә булдылар. П.Г. Пятницкийның архитектурага керткән зур өлеше турында сөйләштеләр, аның каберлеген карап, тарихи бакча буйлап уздылар. Әлеге чара кысаларында китапханәдә «Яраткан авыл заман көзгесендә» дип исемләнгән күргәзмә дә  әзерләнде.