Шармашинская сельская библиотека - филиал № 21

Әңгәмә үткәрелде

3 март көнне Шармыш авыл китапханәсендә  “Человек в экстремальных условиях” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес гамәлләр турында белем бирү характерында булды.

«Чрезвычайные ситуации — вчера, сегодня, завтра» исемле презентация, «Наша безопасность в наших руках» дигән күргәзмә оештырылды.   Күргәзмәдә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре буенча китаплар, журналлар, материаллар тәкъдим ителде.

Барлык китапханәгә килүчеләргә конкрет гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык буенча белешмәлек һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары тапшырылды.