Әңгәмә үткәрелде
3 март көнне Шармыш авыл китапханәсендә “Человек в экстремальных условиях” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес гамәлләр турында белем бирү характерында булды.
«Чрезвычайные ситуации — вчера, сегодня, завтра» исемле презентация, «Наша безопасность в наших руках» дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре буенча китаплар, журналлар, материаллар тәкъдим ителде.
Барлык китапханәгә килүчеләргә конкрет гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык буенча белешмәлек һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары тапшырылды.