Шармашинская сельская библиотека - филиал № 21

Мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрелде

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 27 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә «История расскажет  всё  о ТАССР» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрелде.  Чарада катнашучыларга республикабызның тарихы, илебезнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Туган як табигате турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Теләче муниципаль районында туып-үскән язучыларны искә алдылар. Шулай ук бу датага «Дорожи своей историей» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә Татарстан тарихының төп этапларын чагылдырган тарихи-туган якны өйрәнү әдәбияты тәкъдим ителде.