Шармашинская сельская библиотека - филиал № 21

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде

29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бөек рус язучысы һәм драматургның юбилее уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Читаем книги Антона Павловича Чехова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.

 Күргәзмә ике бүлектән торды. «Страницы жизни А.П. Чехова» исемле беренче бүлек исеме үзе өчен сөйли. Биредә бөек рус язучысы һәм драматургның тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителә.

Күргәзмәнең икенче бүлеге «Такие разные герои А. П. Чехова» безне язучының иҗат геройлары дөньясына чумдыра. Укучылар игътибарына А.Чехов әсәрләренең төрле басмалары тәкъдим ителде.

Китапханәгә килүчеләр бу көнне бөек язучының кызыклы тормышы белән таныштылар. Таганрогтагы Чехов урыннары буйлап читтән торып экскурсия ясадылар.   Экскурсия «К жизни, полной великого смысла…»  дип исемләнгән презентация карау белән үрелеп барды.   Өлкән буын укучылар А.П. Чехов әсәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.