Шармашинская сельская библиотека - филиал № 21

Батырлык дәресе үткәрелде

27 нче гыйнвар көнне Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Стоек и бессмертен Ленинград, он не сломлен, он не покорится» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар сугыш, блокад, Нева шәһәр халкының батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләделәр, «Блокада Ленинграда»  исемле презентация карадылар.    Балалар ипи, бомба һәм снарядлар артыннан чиратта торган, ачлыктан һәм салкыннан үлгән Ленинградның кечкенә геройларының тормышы турында белделәр... Укучылар блокададагы яшь Таня Савичеваның тарихы һәм көндәлеге белән таныштылар.  Шулай ук Илья Миксонның «Жила, была», китабыннан өзекләр укыдылар.

Моннан тыш, китапханәдә «Читаем книги о подвиге Ленинградцев» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.