Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Яңалык

Өмә

18 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне һәм чисталык икеайлыгы акциясе уңаеннан авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тирәсен җыештыруны оештырды.

Сәламәтлек-зур байлык

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек - зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Авыл фельшеры - Галимова Люция Муса кызы үзенең чыгышын сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш, - дип башлады. Ул сәламәт булу өчен дөрес туклану, көндәлек гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәдә кирәкле температура һәм дымлылык тудыру, физик күнегүләр ясау турында һәм башкалар хакында сөйләде.

Наркотикларга урын булмасын!

Олы Мишә авыл китапханәсендә Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче Балалар иҗат үзәгенең “Репортер” түгәрәгенә (җитәкчесе Бәширова Нүрия) йөрүче балаларга “Наркотикларга урын булмасын!” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан уеннар уйналды.

Юбилей

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. җитәкчелегендә “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе Олы Саурыш авылында гомер кичерүче Сибгатуллина Мәсрүрә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Мәсрүрә апа, Рәкыя Галимова һәм Фәягөл Фәтхуллиналар катнашында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан җылы очрашу булып узды.

Сөйләшәм туган телемдә

16 март көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган “Сөйләшәм туган телемдә” – әдәби марафонында катнашкан өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге һәм “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” тарафыннан диплом белән бүләкләнде.

Җәлил татар телендә

III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район турында призлы урынга чыккан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Казан шәһәрендә үткәрелүче финал ярышында “Җәлил татар теле” номинациясендә катнашты.

шигърият сәгате

2 март көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Олы Мишә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Сафина Әлфия, өстәмә белем бирү педагогы - Бәширова Нүрия белән берлектә авылдаш язучыбыз, прозаик Рашат Низаминың туган көне уңаеннан шигърият сәгате үткәрде. Бу чарада катнашкан 6 сыйныф укучыларына китапханәче Газизова Р.Ш. язучының кыскача тормыш юлын һәм китапларын туплаган күргәзмә белән таныштырды, шигырьләрен укыды.

“Үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады”

5 февраль көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А., Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе Миннебаева Г.Ш. белән берлектә “Үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады” дигән исем астында шигърият сәгате үткәрелде. Башкорт һәм татар халкының мәшһүр шагыйре Наҗар Нәҗминең шигырьләрен, халык язмышын кайгыртып язган публицистик язмаларын укып искә алдык. “Милли җаным” исемле китапта дуслары, каләмдәшләр

Гүзәл мирас калдыручы әдип

3 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучы Ф.Хөснинең тууына 113 ел тулу уңаеннан «Гүзәл мирас калдыручы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Җәяүле кеше сукмагы” китабына күзәтү үткәрде.

2 февраль – Сталинград сугышында җиңү көне”

2 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А. белән берлектә Сталинград сугышы турында тарих сәгате үткәрделәр. "2 февраль – Сталинград сугышында җиңүкөне” исемле китап күргәзмәсе куеп, андагы китапларга кыскача күзәтү үткәрелде. Л.Х.Хәмидуллинның “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле китабы буенча китап укучыларга якташларыбыз һәм милләттәшләребезнең Сталинградны дошманга бирмәскә батырларча сугышулары турында сөйләнде, аерым бүлекләр кычкырып укылды.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

Олы Мишә авыл китапханәсендә укучы балаларның каникул вакытында вакытларын файдалы итеп үткәрү, наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы, аның зарары һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Мәсәлән: Фәүзия Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повесте, Мәдәни Маликованың “Чәчкә балы” повестендә наркомания яшьләр мисалында ачыла. Бу теманы яктырткан мәкаләләрне, ата-аналарга киң

Сәяси репрессия корбаннары

30 октябрь – Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” китабына онлайн күзәтү үткәрелде.

Үз агачыңны утырт!

15 октябрь көнне Хәтер көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Үз агачыңны утырт!” акциясенә кушылып һәйкәл һәм мәдәният йорты бакчаларына агач утыртуны оештырды. Бу акциягә ветеран китапханәчебез – Фаягөл апа да бик теләп катнашып, догалар укып теләкләрен теләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән ветераннарыбыз искә алынды.

Өлкәннәр, Сез - тормыш бизәге

1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлады. “Өлкәннәр, Сез - тормыш бизәге” дигән исемдә әңгәмә үткәреп, саулык-сәламәтлек теләп, күчтәнәч пакетлар өләшеп чыкты.

Мәдәниятка багышланган гомер

26 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты белән берлектә “Мәдәниятка багышланган гомер” дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрде. Бу кичә ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, күп еллар китапханәдә эшләгән Фатхуллина Ф.Г. 70 яшьлек юбилеена багышланды.

Китапка күзәтү

18 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Гариф Ахуновның 95 яшьлек юбилее уңаеннан “Чикләвек төше” әсәренә күзәтү үткәрелде. Китапханәче Газизова Р.Ш. язучының тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтте. Укучылар әлеге әсәрне бик кызыксынып укыдылар.

Гыйззәт чаткылары

15 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Таҗи Гыйззәткә 125 яшь тулу уңаеннан Әгерҗе үзәк китапханәләр системасы оештырган әдәби марафонга кушылып, язучының 5 томлык китабыннан “Авылдашларыма ачык хат” әсәреннән өзекне күчереп язып интернет челтәрендә урнаштырып бик күп укучыларга танышу мөмкинлеге тудырды. Әгерҗе үзәк китапханәләр системасы акциядә катнашкан өчен Сертификат җибәрде.