Ачинская сельская библиотека - филиал № 4

"Дөньяда бөтен чәчәкләр - әнием өчен"

8 март көнне Ачы авыл китапханәсендә "Дөньяда бөтен чәчәкләр - әнием өчен" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар бик теләп әниләр өчен бүләкләр әзерләделәр, матур рәсемнәр ясадылар. Шигырьләр сөйләделәр, әниләр турында бик күп җылы сүзләр сөйләделәр. Бәйге бик күңелле һәм нәтиҗәле үтте. Балалар үзләре белән әниләр өчен бүләкләр һәм карандаш, өйгә тәм-томнар алып кайтып киттеләр.Иң яхшы эшләр стендта урнаштырылды.