Ачинская сельская библиотека - филиал № 4

Экологик викторина үткәрделәр

9 февраль көнне  Ачы мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Береги свою планету с тёплым именем Земля» дигән экологик викторина үткәрделәр. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында тест сорауларына җавап бирделәр, табигать күренешләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
 Чара барышында катнашучыларга табигатькә һәм бөтен тереклеккә игътибар һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара ахырында табигать турында иң яхшы рәсемгә конкурс һәм экологик темага китаплар буенча киңәшмә үткәрелде.