Максабашская сельская библиотека - филиал № 3

“Фаҗига кабатланырга тиеш түгел ”

27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары өчен “Фаҗига кабатланырга тиеш түгел ” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырды. Укучылар белән илебез  халкының җилкәсенә төшкән авыр вакытлар турында сөйләштек. Әлеге куркыныч вакыйгаларны онытырга ярамаганлыгы турында сөйләнде һәм безнең чорларга килмәвен теләдек.