Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Минем яраткан һөнәрем”

  Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Һөнәр - ул кешенең яраткан шөгыле. Кеше үзенең һөнәрен яратса гына, аның чын остасы була ала, зур уңышка ирешә. Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.  Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.  Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә,  күп укырга, тырышырга,  ихтыяр  көченә  ия  булырга.    

   Укучыларда һөнәрләр турында  белемнәрен үстерү, хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү, һәртөрле эшнең хөрмәткә лаек икәнен аңлату, һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 1 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем  яраткан һөнәрем” дип исемләнгән  түгәрәк өстәл үткәрделәр.