Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

"Нәрсә ул Холокост? "

Холокост сүзен ишетүгә күз алдына газ камералары, балаларны, хатын-кызларны, картларны яндыра торган мичләр килеп баса... Алар миллионлаган гаепсез кешеләрне юк итү символлары. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар-Холокост корбаннарына искә алу көне. Ерткыч сәяси корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән "Нәрсә ул Холокост? " дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Яшьләр Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр, Икенче Бөтендөнья сугышы чорының фаҗигале сәхифәсе буларак, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.