Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы”

Мәкаль - энҗе бөртеге кебек, үтә җыйнак жанр. Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль - халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала.  Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан 24 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  башлангыч сыйныф укучылары катнашында  “Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы”  дип исемләнгән  мәкальләр  кичәсе үткәрделәр.