Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Балалар дөньясы»

Баландыш авыл китапханәсендә 3 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Балалар дөньясы» дигән әдәби уен-дәрес уздырылды. Яңа балалар китапларыннан торган күргәзмә ясап куелды. Китапханә дәресе«Әкият геройлары турында серләр», «Сез беләсезме?», «Рәсемнәр буенча әкият уйлап кара» һәм башка интеллектуаль конкурслар белән дәвам итте.