Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Китапларның тылсымлы дөньясы»

 

Баландыш авыл китапханәсендә 28 нче гыйнвар көнне Пушкин картасы кысаларында “Китапларның тылсымлы дөньясы» дигән экскурсия оештырылды.

Уен формасында узган чарада китапханәче  әдәбиятның яңалыкларын тәкъдим итте, шулай ук китапханәдәге тәртип кагыйдәләре һәм китаплар белән эш итүне аңлатты.Экскурсия ахырында «Китапның бу искиткеч дөньясы»дигән әдәби викторина уздырылды.