Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

Яңалык

"Җырларыңда гомерең дәвамы"

12 январь көнне Айдар авылы китапханәсендә шагыйрә һәм драматург, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җырларыңда гомерең дәвамы" исемле күргәзмә төзелде һәм кычкырып укулар оештырылды.

«Моң агыла җыр чишмәсе булып»

Гармунчы-виртуоз, композитор, күп кенә популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Фәрит Хатыйповка 70 яшь тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Моң агыла җыр чишмәсе булып» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

«Яңа ел могҗизасы»

Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре быел да, Яңа елның беренче көнендә, «Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән чарада лотерея билетлары уйнаттылар.

"Кич утырып канат сыдырдык»

Авыл - туган телебезне, динебезне, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләребезне, милли хәзинәләрне үзендә саклаучы дөнья ул. Бүгенге шартларда мәдәният учаклары ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңартып, аларны яшь буынга тапшыра.

“Мәрхәмәтле булыйк, кешеләр!”

Татарстанда 1-10 декабрьдә традицион инвалидлар декадасы уза. Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп. Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.

«Туган яктан җылы оекбашлар»

Мобилизация-ир-атларны сугышка җибәрү генә түгел, ә өйдә калганнарга да булышу өчен барлык көчләрне активлаштыру вакыты ул. Көннәр суыту белән, салкын тию куркынычы да катлаулана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен , 29-30 ноябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Туган яктан җылы оекбашлар» акциясе башлап җибәрде.

Бөтендөнья "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе

2022 елның 25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр Бөтендөнья "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе узды. «Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Әлеге чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала.

«Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе-изге сүз "

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң җылы бәйрәмнәрнең берсе-Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне мәхәббәт, наз һәм кайгыртучанлык бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтелә.

"Сүзлекләрнең тылсымлы дөньясы"

22 ноябрьдә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып - белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның туган көнендә билгеләп үтелә.

“Милли киемдә- халык мирасы”

2022 елның 24 октябреннән 7 ноябренә кадәр ел саен үткәрелә торган «Көзге яхшылык атнасы» гомумроссия ирекле акциясе старт алды. Игелеклелек акциясе кысаларында “ 2 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Милли киемдә- халык мирасы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырдылар.

“Әбиемнең серле сандыгы”

Әдәби-фольклор кичә татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрләрнең исемнәрен хәтердә калдыру максатыннан уздырылды.

"Татар сүзе"

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә!

«Бездә яңа китап бар!».

Көз ае китап укыр өчен иң әйбәт вакыт! Октябрь аенда Айдар авылы китапханәсенең китап киштәләре яңа әдәбият белән тулыланды. Китапханәгә яңа китаплар кайту һәрвакыт кечкенә бәйрәм!

«Икмәк - табын кояшы»,

Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер әһәмияткә ия булуы гаҗәп түгел. Аны ел саен 16 октябрьдә- Бөтендөнья Икмәк көне буларак билгеләп үтәләр.

“Гаилә терәге сез, Әтиләр!”

«Календарьда тагын бер күркәм бәйрәм барлыкка килде – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне дип игълан ителде.