Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Татар фольклорының алтын хәзинәсе”

24 июнь көнне  Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган “Татар фольклорының алтын хәзинәсе” исемле интеллектуаль библиоквиз уздырылды. Чара барышында катнашучылар "фольклор" төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар; табышмакларны чишүдә актив катнаштылар, тизәйткечләр әйтештеләр, "Мәкальне тәмамла"викторинасында катнаштылар.  Татар җырлары да катнашучыларны  матурлыгы һәм күңеллелеге белән сөендерде, чөнки фольклор – ул кыйммәтле хәзинәләр келәте, анда халкыбызның бөтен тормыш зирәклеге.