Аланская сельская библиотека - филиал № 2

Халыкара шигърият көне

 21 март-Халыкара шигърият көне билгеләп үтелә. Балаларда китап укуга кызыксыну хәм шигъри мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә. Алан авылы китапханәсендә дэ “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен шигърият көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, иҗади конкурска теләп катнаштылар. Татар һәм рус язучыларының китапларын өйләренә укырга алдылар.