Аланская сельская библиотека - филиал № 2

"Онытылмас еллар"

Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәр кеше күңелендә онытылмый. Ул көн үзенең сокландыргыч җәйге яктылыгы һәм коточкыч кайгы караңгылыгы белән бергә буталып еракта калды.Һәр йортка кайгы-борчулар алып килгән сугыш еллары... Безнең Алан  авылыннан сугышка 253 кеше китә. 108 е генә исән сау туган авылына кайта. Бүгенге көндә авылыбызда бер генә исән  сугыш ветераны да юк. Бары тик дүрт тыл ветераны һәм сугыш чоры балалары гына бар. Алар да инде санаулы гына калып баралар. Авылыбызда яшәүче шушы авыр елларны үз иңнәрендә күтәрүче хөрмәтле кешеләребезне хөрмәтләү,аларның исәлекләре белән балаларны таныштыру максатыннан мәдәният йортында китапханә белән берлектә, “Онытылмас еллар” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада сугыш елларын искә алу белән аралаштырып концерт номерлары да куелды.