Аланская сельская библиотека - филиал № 2

" Сүз-могҗиза,сүз иң дәү корал"

22 апрель көнне Алан авыл китапханәсендә, "Укучылар өчен мәдәният" проекты кысаларында, "Сүз-могҗиза, сүз-иң дәү корал"дип исемләнгән әдәплелек сәгате үткәрелде.Әлеге чараның максаты: балаларның игътибарын  әдәплелек  кагыйдәләрен үтәгәндә аралашуның нинди күңелле һәм файдалыбулуына юнәлтү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм куллану кешенең имиджын формалаштыруга уңай йогынты ясавын ,алар ярдәмендә тирә-юньдәгеләр белән көндәлек элемтәләрдән ләззәт алуны аңлату иде. Китапханәче балаларны этикет тарихы һәм бу сүзнең әһәмияте, этикетның төп таләпләре белән таныштырды. Танып-белү әңгәмәсеннән соң, яшь  китап укучылар белән "  Әдәплелек нәрсә ул?" дигән темага хикәяләр уку оештырылды. Әсәрдәге геройлар алдына килеп туган кыенлыкларны чишү юлларын да бергәләп эзләдек. Чара укучыларга ошады, алар уеннарда актив катнаштылар, тематик китап күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар .