Аланская сельская библиотека - филиал № 2

Тематик чара үткәрелде

Хатын – кыз - гаилә учагын саклаучы, тормышны бизәп торучы гүзәл зат. Алар хакында дөнья әдәбиятында сәнгать әсәрләре тудырыла. 5 март көнне, Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан, Алан авылы китапханәсендә “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр”дип исемләнгән тематик чара үткәрелде. Чарада китапханәбезнең активист хатын - кызлары катнашты. Хатын - кыз язмышының асылын чагылдыручы күргәзмә китаплары аларда зур кызыксыну уятты. Барлык катнашучылар үзләренең яраткан әдәби әсәрләрен яңгыраттылар. Әлеге чара кунаклар арасында бәйрәм кәефе атсосферасы тудырды.