Аланская сельская библиотека - филиал № 2

Ленинград камалышы өзелгән көн

27 нче гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык билгесе. 28 нче гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсендә, “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсендәге балалар өчен шушы датага багышланган “900 көн батырлык” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар халык җилкәсенә күпме авырлык һәм газап китергән чолганыш турында мәгълүмат тупладылар, видеоролик карадылар, китаплар һәм альбомнар белән таныштылар. Һәр катнашучы балага символик “блокада икмәге” тәкъдим ителде.