Китапханә дәресе үткәрелде
Алан авылы китапханәсе - балаларның бер-берсе белән аралашу, уен белән беррәттән китап уку, китапханә тормышындагы яңалыклар белән якыннан танышып бару урыны. Кече яшьтән үк балаларда китап уку культурасы тәрбияләү - бик мөһим максатларның берсе. Шушы максаттан чыгып, 1-2 сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үткәрелде. Чара барышында кечкенә китап укучылар китапханәче сөйләгәннәрне кызыксынып тынладылар, уеннарда зур кызыксыну белән катнаштылар. Экскурсия балаларга бик ошады.