Аланская сельская библиотека - филиал № 2

Спорт сәгате үткәрелде

  Алан авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча даими эш алып барыла. Бу өлкәдә эш мәдәният йорты белән берлектә, аерым план нигезендә оештырыла. Сәламәт яшәү буенча эш алымнары күп төрле. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән спорт сәгате дә  балаларда спортка карата уңай караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән чара барышында әңгәмә үткәрелде, спорт уеннары уйнадылар, викторинада катнаштылар.