Аланская сельская библиотека - филиал № 2

Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көне

 

  15 октябрь көнне Алан авылы китапханәсендә, Пенза өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көне” акциясе кысаларында, поэзия көне үткәрелде. Бу уңайдан китапханәдә “Белеет парус одинокий ...” дип аталган күргәзмә оештырылды.Чара барышында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәглүматлар белән таныштылар.