Малоцильнинская сельская библиотека - филиал № 7

Экскурсия

Балалар бакчасыннан килгән нәниләребезгә зур китапханә белән таныштырдык. Китапханәбездә туган якны өйрәнүгә нигезләнеп эшләнгән  музей почмагыбыз бар. Музеебызның экспонатлары үзебезнең , авыл халкының тырышлыгы белән җыелган. Аеруча балаларга бишек, чабата, гөбе кызык тоелды.Балалар өчен үткәрелгән очрашуыбыз аларда бай тәэсир калдырды һәм кызыксыну уятты.