Китап атналыгы
27 марттан - 1 апрельгә кадәр Зур Чынлы авыл китапханәсендә "Китап - белем чишмәсе" исемләнгән китап атналыгы үтте.
27 март - "Мин кулыма китап алам..." Укучыларны китап атналыгы план белән таныштырдык һәм китап тарихы турында презентация күрсәтелде.
28 март - "Китап табиблары" көне булды. Китапханәдә таушалган китапларга укучылар белән ремонт ясалды.
29 март - "Наш кинозал". Укучылар А.Алиш әкиятеннән "Чукмар белән Тукмар" мультфильм карадылар.
30 март - "Новинки из книжной корзинки" укучыларны яңа китаплар белән таныштырдык.
31 март - мәктәп китапханәче Г. Алиева "Син боларны беләсеңме?" чыгыш ясады. Чыгыш темасы:
1. Китап укыганда тотарга тиешле кагыйдәләр.
2. Китапханәдә булганда тотарга тиешле кагыйдәләр.
1 апрель - "Китап - белем чишмәсе". Китап турында мәкальләләр һәм табышмаклар викторинасы үтте.
2 апрель - "Китаплар патшалыгында кунакта" авыл китапханә мөдире Г.Юнусованың чыгышы.