Авылым - Олы Мәңгәр

Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә Илсур абый Шакировның "Авылым - Олы Мәңгәр" дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. 343 битле, 7 бүлектән торган китап авылыбызның тарихын, күренекле шәхесләрен чагылдыра. Үз авылының тарихын өйрәнеп, авылны китаплы итүче Илсур абыйга рәхмәтебезне белдерәбез.