"Иҗат һәм тормыш"

Яңа Шашы авылы китапханәсендә Иске Җогап авылында яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйребез пенсионер-укытучы Садыйков Раушан Әнәс улы белән очрашу узды. Раушан абый үзенең иҗаты белән өлкән сыйныф укучыларын таныштырды.